Динар Шакиров региональ инвестиция стандарты турында сөйләде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген, 2022 елның 21 гыйнварында, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров җитәкчелегендә түгәрәк утырышы булып өстәл узды, анда Татарстан Республикасының эшлекле бергәлекләре вәкилләре Региональ инвестиция стандарты элементлары белән таныштылар.

Хәзерге вакытта стандарт 12 сынау төбәгендә гамәлгә кертелә, алар арасында Татарстан да бар (Шулай ук Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Сахалин, Тула, Чиләбе, Воронеж, Новгород, Түбән Новгород, Волгоград өлкәләре, Мордовия Республикасы, Байкал арты крае).

Республикада Региональ инвестиция стандартының барлык алты элементы расланган: инвестиция декларациясе, инвестиция картасы, Инвестиция советы, Инвестиция үсеше агентлыгы, инвестиция кагыйдәләре җыелмасы (кертелә), инвестиция проектлары реестры. 

Түгәрәк өстәл кысаларында инвестиция климатын яхшырту юнәлешләре, инвесторлар һәм предприятиеләрнең актуаль мәсьәләләре, гамәлдәге ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Региональ инвестиция стандарты Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән, аны гамәлгә ашыру эше Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелегендә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International