ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча эш ил җитәкчелеге куйган бурычлар нигезендә дәвам итәчәк. 2022 елда Татарстан Республикасында 12 илкүләм проект составына керүче 48 региональ проект гамәлгә ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга 29,4 млрд сум тоту планлаштырыла.

Илнең, 25 яшьне кертеп, яшь эшкуарлары үз проектларын булдыру яки үстерү өчен грант ярдәме алачак. Мондый карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Санкция басымы нәтиҗәләрен йомшарту өчен, Татарстанда Төбәк маркетинг үзәге функционалы камилләштерелде. Булдырылган әлеге инструмент – «Импортны алмаштыру Үзәге» дигән гомуми исем астында санкциягә каршы ресурслар җыелмасы.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ төркеме) Яшел Үзән компанияләренә – «Саэльра» ярымфабрикатлар производствосына һәм «Логист-Инвест» склад комплексына процентсыз 250 млн сумлык ике займ бирәчәк. Ике инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча моношәһәр икътисадына 840 млн сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк, 180 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чираттагы эшче төркем утырышы узды. Утырышта тармак министрлыкларыннан вәкилләр катнашты.

Татарстан эшмәкәрләре, беренчеләрдән булып, КУЭ корпорациясе узган ел ахырында бизнес белән кире элемтә өчен эшләтеп җибәргән «Сервис 360°»ның уңайлылыгын һәм нәтиҗәлелеген бәяләделәр. Бу вакыт эчендә аның ярдәмендә 250 гә якын эшкуар үзләренең проблемалы мәсьәләләрен хәл итә алдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов KazanExpress, Wildberries, Ozon эре маркетплейсларының логистика үзәкләрендә булды. Аларда булып чыгуның төп бурычы –товарларның һәм запасларның булу-булмавын тикшерү, логистиканы саклау һәм беренче чиратта кирәк булган товарларга бәяләрнең ачыклыгын тикшерү. Министр интернет-кибетләрдә товарларга кытлык күзәтелмәвен, товар белән тәэмин итү вакытының элеккечә калуын билгеләп үтте.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә республика министрлыклары, ведомстволар һәм муниципалитетлар катнашында узды.

2022 елның 28 мартыннан 2022 елның 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге эш башлаучы эшкуарларны һәм эшкуарлык эшчәнлеген башларга җыенучы затларны «Эшкуар әлифбасы» дип аталган 5 көнлек тренингта катнашырга чакыра.

Казанда Инновацияләргә ярдәм фондыннан яшь татарстанлылар өчен «Студентлар стартапы» программасына багышланган бушлай вебинар узачак. Онлайн-укуларда үз проектын үстерү өчен 1 млн сум акча алу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International