ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб эше кысаларында «Химград» индустриаль паркы предприятиеләрендә булдылар, санкцияләр шартларында компанияләрнең агымдагы эше һәм үсеш планнары турында фикер алыштылар.

30 мартта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы Президиумы Комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча утырышында «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2021» республика фотобәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Бәйгегә Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы барлык муниципаль берәмлекләрдән һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнарыннан 11 илкүләм проект буенча 2500 дән артык эш тәкъдим ителгән иде.

Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүгләргә мораторий эшли. Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында бу сан 2 меңнән артык тәшкил итә. Республика эшкуарларының, мораторийны бозу очрагында, шикаять бирү яки күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.

24 мартта Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов рәислегендә узган санкцияләр шартларында Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясенең финанс секторының һәм икътисадның аерым тармакларының тотрыклылыгын арттыру буенча ярдәмче комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча, Россия икътисадының система барлыкка китерә торган предприятиеләре исемлегенә өстәмә рәвештә Татарстан Республикасының 13 оешмасы кертелде. Хәзерге вакытта Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегендә республиканың 44 оешмасы бар.

Республика ярдәм чараларының кризиска каршы пакеты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы региональ Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды (Фонд) гамәлдәге микрозаймнар шартнамәләре буенча бизнеска кредит каникулы бирәчәк. Чара санкция басымының агымдагы шартларында бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары вәкилләре катнашында узды.

Кече һәм урта технологик компанияләр өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы аркасында кредитлар алу уңайлырак булачак. Хөкүмәт КУЭ ның югары технологияле предприятиеләре өчен ташламалы кредит бирү кагыйдәләрен раслады. Хәзер югары технологияле компанияләр киметелгән – 3% тан артмаган процент ставкасы белән кредитлар ала алачак.

Татарстанда санкция басымы нәтиҗәләрен йомшарту өчен, Региональ маркетинг үзәге базасында (РМЦ) «Импортны алмаштыру үзәге» төзелде. Үзәкнең 10 көн эшләве дәверендә Региональ маркетинг үзәгенең сатып алу модулендә 93 млн сумлык импортны алмаштыра торган продукция сатып алу өчен контрактлар төзелде.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

26 мартта Россия Президенты РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында 70-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.Әгәр хокук бозу нәтиҗәсендә кешеләргә дә, әйләнә-тирә мохиткә дә зыян китерелмәгән булса, ә мондый административ чара хокук бозучыга беренче тапкыр кулланыла икән, Закон штрафны кисәтүгә алыштыруны күздә тота.


26
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасында бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International