Казанда Инновацияләргә ярдәм фондыннан яшь татарстанлылар өчен «Студентлар стартапы» программасына багышланган бушлай вебинар узачак. Онлайн-укуларда үз проектын үстерү өчен 1 млн сум акча алу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.
Семинар 2022 елның 23 мартында 15:00 сәгатьтә узачак.
«Студентлар стартапы» программасы –студентларның стартап-проектларына грант ярдәме. 2022 елда бәйге кысаларында үз проектын үстерүгә 1әр млн сум алачак Россия буенча 1000 җиңүче билгеләнәчәк.
Конкурска үз фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә коммерцияләштерү потенциалы булган яңа товар, эшләнмә, технология яки хезмәт эшләргә әзер бакалавриат, специалитет, магистратура яки аспирантура программалары буенча югары уку йортларында укучылар гариза бирә алалар.
Конкурска гаризалар 2022 елның 11 апреленә кадәр конкурс битендә кабул ителә: http://online.fasie.ru
Конкурс җиде тематик юнәлеш буенча үткәрелә:
-цифрлы технологияләр;
- медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре;
-химия технологияләре һәм яңа материаллар;
-яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;
- биотехнологияләр;
- ресурсларны саклау энергетикасы;
- креатив индустрияләр.
Семинарга язылу tunakova@tpidea.ruэлектрон адресы буенча үткәрелә.
Конкурс «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» Федераль проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә.