Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча эш ил җитәкчелеге куйган бурычлар нигезендә дәвам итәчәк. 2022 елда Татарстан Республикасында 12 илкүләм проект составына керүче 48 региональ проект гамәлгә ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга 29,4 млрд сум тоту планлаштырыла.
Әлеге акчалар, «Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ проекты буенча фельдшер-акушерлык пунктларын, табиб амбулаторияләрен һәм поликлиникалар төзүне һәм капиталь ремонтлауны да кертеп, социаль әһәмияткә ия объектлар төзү һәм ремонтлауга һәм юл эшләренә юнәлдереләчәк. Тулаем алганда, Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыруга 2022 елда 4,2 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырыла.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында зур күләмдә эш башкару күздә тотыла: авыл мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау, Түбән Кама шәһәрендә яшь тамашачы театрын һәм Арча шәһәрендәге сәнгать мәктәбен реконструкцияләү, Лаеш шәһәрендә музейны капиталь ремонтлау, Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрендә Мәдәни үсеш үзәкләрен төзүне тәмамлау, шулай ук җиһазлар сатып алу һәм мәдәни чаралар үткәрү.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар арасында Самосырово полигонын һәм ләм кырларын рекультивацияләүне, Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмалары төзүне, шулай ук 4 су объектын – Лаеш районында Мишә елгасы һәм Державино авылы буасы, Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасын һәм Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгы авылында Берсут елгасын чистартуны дәвам итүне билгеләп үтәргә кирәк.
2022 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында каралган чараларның тулы исемлеге белән республиканың муниципаль районнары киселешендә Сез Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында интерактив картада таныша аласыз https://mert.tatarstan.ru/kartartnp.htm.