Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ төркеме) Яшел Үзән компанияләренә – «Саэльра» ярымфабрикатлар производствосына һәм «Логист-Инвест» склад комплексына процентсыз 250 млн сумлык ике займ бирәчәк. Ике инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча моношәһәр икътисадына 840 млн сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк, 180 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.
«ВЭБ.РФ төркеме моношәһәрләрдәге инвестпроектларга ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бүгенге кебек катлаулы шартларда да без яңа эш урыннары булдырырга булышабыз һәм еллык 0 % лы кредитлар бирәбез. Хәзер бу, төп ставканың артуы белән бәйле рәвештә, аеруча актуаль. Эшкуарларга бүген яңа мөмкинлекләр ачыла, иң мөһиме – темпны киметмәү», – диде ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, МОНОШӘҺӘРЛӘР.РФ гендиректорыИрина Макиева.
МОНОШӘҺӘРЛӘР.РФ Фонды акчалары хисабына «Саэльра» предприятиесе кирәкле производство җиһазлары сатып алачак, шулай ук гомуми мәйданы 5 мең кв. метрдан артык булган азык-төлек продукциясе (туңдырылган камыр ярымфабрикатлар һәм югары әзерлек дәрәҗәсендәге туңдырылган камыр эшләнмәләр) җитештерү корпусы төзиячәк.
Компания тарафыннан әзер продукция (эремчектән сырниклар, катлы камырдан ясалган эшләнмәләр, эчлекле туңдырылган пироглар, катлы камыр, пицца өчен ярымфабрикат (основа) һәм туңдырылган икмәк-күмәч әйберләре) җитештерүнең күләме, аны эшләтеп җибәргәннән соң, аена 540 тоннадан артык тәшкил итәчәк, алга таба күләмнең планлы рәвештә 3 тапкырдан күбрәккә артуы күздә тотыла.
Инвестпроектның гомуми бәясе – 520 млн сумнан артык, предприятиедә 100 дән артык эш урыны булдырылачак.
«Моношәһәрләрне үстерү фонды программасы аша бизнеска ярдәм итү –дәүләтнең стратегик үсеше курсы. Без Фондка вакытында ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле, ул инвестиция программасын дәвам итәргә һәм катырылган камыр ярымфабрикатлары җитештерү заводын эшләтеп җибәрүне тизләтәчәк», – дип хәбәр итте «Саэльра» ҖЧҖ директорыЭльвира Харламова.
Шулай ук Моношәһәрләрне үстерү фонды катнашында «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә, «Логист-Инвест» предприятиесе эшчәнлеген тәэмин итү өчен, гомуми мәйданы 6 000 кв.метр булган 4 корпустан торган склад комплексы төзеләчәк. Төзелә торган комплекс товарларны бушату һәм кабул итү, сатып алу, складка урнаштыру һәм саклау мөмкинлеге бирәчәк.
Проектның бәясе – 310 млн сумнан артык, моношәһәрдә 70 тән артык өстәмә эш урыны барлыкка киләчәк.
«Мәйданчыкның географик яктан уңайлы урнашуы склад комплексын Татарстан Республикасына һәм чиктәш регионнарга керә торган товарларны бүлү үзәге сыйфатында куллану мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, объектның Россиянең иң эре маркетплейслары складларына якын булуы аны товар сатучылар өчен фулфилмент хезмәтләре күрсәтү өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк», – дип шәрехләде килешүгә кул куюны «Логинс-Инвест» ҖЧҖ директорыЛинар Корбанов.
Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте тарафыннан үсеш институтларын реформалаштыру кысаларында Моношәһәрләрне үстерү фондын бетерү турында карар кабул ителде. Фонд ВЭБ.РФ га йөкләмәләрне фактта тапшыруга кадәр гаризалар кабул итәчәк. МОНОШӘҺӘРЛӘР.РФ финансларга өлгермәячәк проектлар ВЭБ.РФ да каралуга тапшырылачак.
Моношәһәрләрне үстерү фонды ВЭБ.РФ төркеменә керә, аның эшчәнлеге милли үсеш максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. ВЭБ.РФ төркеменең өстенлекле юнәлеше булып, кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар булдыру һәм илнең сәнәгать, инфраструктура, чимал булмаган экспорт, кече һәм урта бизнес, шәһәр икътисады, инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алга киткән үсеше өчен дәүләт һәм шәхси инвестиция ресурсларын берләштерү тора.