Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов KazanExpress, Wildberries, Ozon эре маркетплейсларының логистика үзәкләрендә булды. Аларда булып чыгуның төп бурычы –товарларның һәм запасларның булу-булмавын тикшерү, логистиканы саклау һәм беренче чиратта кирәк булган товарларга бәяләрнең ачыклыгын тикшерү. Министр интернет-кибетләрдә товарларга кытлык күзәтелмәвен, товар белән тәэмин итү вакытының элеккечә калуын билгеләп үтте.
«Маркетплейслар эше штат режимында дәвам итә. Заказлар элеккеге срокларда – 1 - 2 көндә үтәлүен дәвам итәчәк Продукциянең ассортименты элеккеге күләмдә үк бирелгән, барлык маркетплейсларда да товарлар запасы бар. Интернет-сәүдә форматы актив үсә. Татарстанда популяр маркетплейсларга чыгуда җитештерүчеләргә ярдәм итү программасы эшли», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Ауропа брендларының Россия белән хезмәттәшлеген туктату Татарстан җитештерүчеләре өчен үз товарларын алга этәрү мөмкинлеге ул, дип өстәде. Санкцияләр аркасында, Россия эшкуарларының көндәшләре азат иткән урыннарны алу мөмкинлеге туды.
KazanExpress Татарстан маркетплейсының бүлү үзәгендә агымдагы операцион эш һәм алга таба үсеш планнары турында сөйләделәр. Хәзер биредә 5000 кеше эшли, бер ел эчендә компания 10 тапкыр арткан. Компаниянең склад бүлмәләрендә товарлар җитәрлек күләмдә.
«Безнең иң төп бурыч – эш урыннарын саклап калу. Без барлык процесслар буенча да оптимальләштек, бәяләр элеккечә кала, ташламаларны күбрәк ясау өчен, тәэмин итүчеләр белән килештек. Арендага бирүчеләр белән дә безнең өчен ташламалар турында килештек. Без Kazanexpressны кешеләргә товарлар китерү өчен төзедек, моны эшләячәкбез дә», – дип сөйләде компаниянең генераль директоры Линар Хөснуллин.
Компания СММЛЦта яңа логистика үзәгенең беренче этабын төзүне тәмамлый. Быел җәй көтелә торган үзәкне файдалануга тапшырганнан соң, маркетплейс сатучылары ассортиментны киңәйтә алачак, ә зур мәйданнар логистика буенча акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Икенче пункт – 100 мең кв.м мәйданлы Wildberries бүлү үзәге, анда 42 млн берәмлектән артык товар урнашкан. Компания вәкилләре билгеләп үткәнчә, мәйданчыкта тәкъдим ителгән товарларның 50 % тан артыгы Россиядә җитештерелгән. Моннан тыш, эре онлайн-ритейлер сатучылар өчен ярдәм чараларын керткән.
«Без элегрәк тә Россия җитештерүчеләренә актив ярдәм күрсәттек, мәсәлән, маркетплейсларның тәэмин итүчеләре өчен барлык төбәк субсидияләрен эшләүдә катнаштык. Быел ярдәмнең яңа маркетинг инструментларын, мәсәлән, җитештерүчеләрне таныту өчен аерым лендинглар кертү турында карар кабул ителде. Без барлык складларда һәм барлык ассортимент товарларны саклаган өчен түләүне гамәлдән чыгардык. Сатылган товарлар өчен түләүләрне айга 4 тапкыр өстәмә комиссияләрсез башкарабыз», – дип хәбәр итте Казандагы Wildberries логистика үзәге җитәкчесе Тимур Ковраев.
Хәзерге вакытта Ozon компаниясе Татарстанда штат режимында эшли. «Складка алга таба да кирәкле күләмдә товарлар килү дәвам итә – моннан тыш, складның тулылануы соңгы атналарда арта гына бара. Мондый зур логистика үзәге булу республика халкына тиз арада китереп җиткерелә торган 7 млн нан артык товардан файдалану мөмкинлеге бирә. Эшкуарлар өчен мондый хаб булу товарларны маркетплейска тагын да тизрәк китерү һәм аларны сатып алучыларга җиткерү, логистикада акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирә», – дип сөйләде Ozon компаниясе җитәкчесе Эдуард Навроцкий.
Маркетплейслар – бүлеп сатуның эшкуарлар өчен керү чиге түбән булган уңайлы каналы. Хәтта зур булмаган җитештерүчеләр дә үз товарларын популяр интернет-мәйданчыкларда сата башларга мөмкин. 2021 елда әйдәп баручы маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 23 меңнән артып киткән.