Илнең, 25 яшьне кертеп, яшь эшкуарлары үз проектларын булдыру яки үстерү өчен грант ярдәме алачак. Мондый карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Грантларны шәхси эшкуарларга да, предприятиеләрне гамәлгә куючыларга да бирү планлаштырыла.
Эшкуарлар, Арктика зонасында эшчәнлек алып барсалар, үз эшен булдыру яки үстерү өчен, 100 меңнән 500 мең сумга кадәр һәм 1 млн сумга кадәр акча ала алачак. Элегрәк мондый ярдәм социаль проектлар белән шөгыльләнүче предприятиеләргә генә бирелгән иде.
Михаил Мишустин сүзләренчә, хәзер төрле юнәлештәге перспективалы күп компанияне финанслау мөмкин булачак. Моның өчен кирәкле акчалар бюджетта каралган инде – 2022 елга 2,1 млрд сумнан артык.
Финанслау «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектына керә торган «Җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» федераль проекты кысаларында биреләчәк.
Документ тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планы кысаларында әзерләнде.