Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә республика министрлыклары, ведомстволар һәм муниципалитетлар катнашында узды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, төп бурычларның берсе – система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү.
Эшче төркем кысаларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча мәсьәләләр турында фикер алышулар дәвам итте:
- халыкны социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү;
- халыкны эш белән тәэмин итүне саклау;
- система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве;
- инвестиция проектларын тормышка ашыру;
- кече һәм урта эшкуарлык субъектларының яңа шартларга җайлашуы.
«Барлык 5 юнәлеш буенча да муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы тармак министрлыклары тарафыннан системалы эш алып барыла», – дип билгеләде Мидхәт Шаһиәхмәтов
Эшче төркем утырышы кысаларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Теләче, Яңа Чишмә муниципаль районнары вәкилләре чыгыш ясадылар.