ТР Икътисад министрлыгында тармак министрлыклары вәкилләре катнашында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чираттагы эшче төркем утырышы узды. Утырышта тармак министрлыкларыннан вәкилләр катнашты.

Көн тәртибенә күчкәнче, министр Республика маркетинг үзәге базасында импортны алмаштыру буенча укыту семинарлары сериясенең башланып китүен билгеләп үтте.

Импортны алмаштыру максатларында Республика маркетинг үзәге базасында ресурс булдырылды, анда бөтен илнең заказчылары инде хәзер үк илебез җитештерүчеләре яки Россиягә үз товарларын чыгаруны чикләмәгән санкциясез илләрдәге җитештерүчеләрдән кирәкле продукциянең аналогларын таба алалар. Семинарлар график буенча уздырыла, алар белән Республика маркетинг үзәге сайтының «Вебинарлар» бүлегендә http://rmcrt.ru/ танышырга мөмкин.

Семинарларда шулай ук эшчәнлеге импорт комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле бизнес вәкилләре катнаша ала. Укыту нәтиҗәләре буенча заказчылар сатып алуларны, Республика маркетинг үзәген кулланып, импортны алмаштыра торган продукциягә ихтыяҗ булганда башлый алалар.

Эшче төркем утырышының көн тәртибе алга таба тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү өчен тармак мәсьәләләренә һәм аларга җавап бирү чараларына багышланган иде.

Эшче төркем кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча тармак мәсьәләләрен карау дәвам итте:

- сәүдә оешмаларында төп социаль әһәмиятле товарларның бәяләренә һәм булу-булмавына мониторинг уздыру һәм контрольдә тоту;

- система барлыкка китерә торган оешмалар белән эшләү;

- инвестиция проектларын тормышка ашыру;

- хезмәт базарындагы хәл;

-импортны алмаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International