Татарстанда «Импортны алмаштыру үзәге» булдырылды

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Санкция басымы нәтиҗәләрен йомшарту өчен, Татарстанда Төбәк маркетинг үзәге функционалы камилләштерелде. Булдырылган әлеге инструмент – «Импортны алмаштыру Үзәге» дигән гомуми исем астында санкциягә каршы ресурслар җыелмасы.

Исегезгә төшерәбез, Республика маркетинг үзәге баштан ук Дәүләт заказы агентлыгының сәүдә-мәгълүмат ресурслары базасында, Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын үтәү йөзеннән оештырылды. Үзәк эчке ихтыяҗны стимуллаштыруга юнәлдерелгән инструмент булды.

Республика маркетинг үзәгенең яңа механизмы илдә җитештерелә торган импортны алмаштыручы продукция турында мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырырга, эшчәнлеге импорт комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле булган заказчыларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта ресурста җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен кирәкле, продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәр бар.

«Импортны алмаштыру үзәгендә» түбәндәге бүлекләр тәкъдим ителде:

  1. «Элек сатып алына торган чит ил продукциясе реестры».

Реестр импортны алыштыра торган шундый ук продукция җитештерү буенча мәгълүматны анализлаганда җитештерүчеләр һәм сатучылар тарафыннан кулланылырга мөмкин.

  1. «Алмаштыру буенча тәкъдимнәр»

Ресурста кирәкле продукция белән тәэмин итү турында җитештерүчеләр һәм сатучыларның тәкъдимнәрен җыю мөмкинлеге тормышка ашырылды һәм, мәгълүмат «Импортны алмаштыру тәкъдимнәренең киңәйтелгән каталогы» бүлегендә системалаштырылды. Системалаштыру продукциянең исеме; җитештерүченең адресы; ил төбәге һәм башкалар буенча башкарыла.

Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы» (ДИСП) гомумфедераль ресурсында бастырылган тәкъдимнәргә күчү каралган: https://gisp.gov.ru/goods/#/

Сатып алучы-заказчылар инде хәзердән үк Республика маркетинг үзәгенең «Биржа мәйданчыгы» агрегаторы» Сатып алу модулендә импортны алмаштыручы продукция сатып алу турында хәбәр урнаштыра алалар. Агентлык – Республика маркетинг үзәге операторы хезмәткәрләре алмаштыручы продукция белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр сайлап алуга йөз тоталар.

Киңәйтелгән тәкъдимнәр каталогында һәм сатып алулар уздыру барышында сатучылардан тәкъдимнәр булмаган очракта, алмаштыручы производствоны һәм алмаштыручы продукция китерүне локальләштерү максатларында файдалану өчен, мондый продукция турында мәгълүмат Республика маркетинг үзәгенең «Инвестиционные ниши» ресурсында урнаштырыла.

Ресурс Республика маркетинг үзәге сайтында ирекле файдалануда: http://rmcrt.ru/index.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International