2022 елның 28 мартыннан 2022 елның 1 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге эш башлаучы эшкуарларны һәм эшкуарлык эшчәнлеген башларга җыенучы затларны «Эшкуар әлифбасы» дип аталган 5 көнлек тренингта катнашырга чакыра.
Тренинг үз эшен башлап җибәрү алдында торган яки яңа бизнес-проектны гамәлгә ашырырга ниятләгән гражданнарга юнәлдерелгән. 5 көн дәвамында катнашучылар эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча белем бирү курсын узачаклар.
Бизнес-курс кысаларында эш башлаучы эшкуарлар, идеяне генерацияләүдән башлап, шәхси эшкуар яки юридик зат сыйфатында теркәлүгә кадәр, бизнес-проект үсеше этаплары белән танышачаклар, шулай ук маркетинг һәм оештыру планнарын төзергә, проектлар концепциясен эшләргә, продуктның үзкыйммәтен исәпләргә, шулай ук җитештерү процессын корырга өйрәнәчәкләр. Тренинг нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар киләчәктә уңышлы эшләтеп җибәрү өчен үз проектын эшләячәкләр.
Укуларны КУЭ Корпорациясенең сертификацияле тренеры, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе Унтура Михаил үткәрә.
Тренингта катнашу өчен https://мсп.рф/services/support/tatarstan/103/ сылтама буенчатеркәлергә кирәк.