Республика банкларына Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча Татарстан эшкуарларыннан гомуми суммасы 1 млн сумга якын 12 гариза бирелгән. Бу хакта республика муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында сөйләделәр.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бизнесның гражданнарның сәламәтлеге торышын махсус җайланмалар – мәгълүматларны мәгълүмат системасына тапшырачак шәхси медицина ярдәмчеләре (ПМП) ярдәмендә дистанцион күзәтү буенча эксперимент үткәрү турындагы инициативасын хуплады. Эксперименталь хокукый режим (ЭПР) 2 ел дәвамында 6 төбәктә – Татарстан Республикасы, Новосибирск, Самара, Төмән, Рязань һәм Магадан өлкәләрендә эшләячәк.
Татарстанның кече һәм урта бизнесына инвестиция максатларына 3-4,5 % белән акча алырга мөмкинлек бирә торган яңа ташламалы кредит продукты бирелә башлады. Банклар инде гаризалар кабул итә һәм ташламалы ставка буенча кредит бирә.
Белем көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үсеп килүче буынны төрле яклап һәм гармонияле үстерүгә юнәлдерелгән милли проектлар чаралары турында мәгълүмат әзерләде.
2022 ел башыннан Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы «зонтиклы» поручительлек белән 3,468 млрд сум кредит җәлеп итте. Мондый санны статс-секретарь – КУЭ Корпорациясе генераль директоры урынбасары Наталья Коротченкова төбәкнең эшлекле бергәлеге белән очрашуда әйтте.
РФ Хисап палатасы һәм Сратегик инициативалар агентлыгы Көнчыгыш икътисади форум алдыннан Ерак Көнчыгышта бизнес үсеше мөмкинлекләре турында эшкуарлардан сораштырулар үткәрә.
Бүген Татарстанда Республика көнендә Россия рекорды куелды – Казан Кремле диварлары янында илдә үзмәшгульләрнең 245,5 метрлы сәүдә прилавкасы урнашты. Рекорд Икътисад министрлыгы һәм төбәкнең «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган Татарстан үзмәшгульләренең «Мин инде ул Татарстан» продукциясенең масштаблы ярминкәсе кысаларында теркәлде.
РФ Хөкүмәте 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карарына мораторий чорында билгеләнгән тикшерүләргә һәм башка контроль-күзәтчелек чараларына шикаять бирү кагыйдәләрен гадиләштерә торган төзәтмәләр кертте. Үзгәрешләр контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә мораторийны бозуга шикаять җибәрү процедурасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Татарстан Республикасы делегациясе составында эш визиты белән Иран Ислам Республикасында булды.