Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин Татарстан Республикасы делегациясе составында эш визиты белән Иран Ислам Республикасында булды.
ТР делегациясе составына Республика хөкүмәте әгъзалары, Татарстанның сәнәгать тармагының эре компанияләре вәкилләре керде.
Биш көн эчендә делегация бик күп очрашулар һәм сәнәгать турларында катнашты, автомобиль җитештерүче ике заводта, шулай ук Иран Республикасы Нефть министрлыгы каршындагы эре нефть компаниясендә булды.
Татарстан делегациясе шулай ук Иранның дүрт провинциясендә булды, анда анда республиканың инвестиция потенциалы презентацияләнде. Очрашулар Тәһранда, Тәбриздә, Гөлестан, Гилән провинцияләрендә уздырылды. Продукция китерү турында фикер алыштылар, ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча килешүгә ирешелде.
Визит барышында нәтиҗәле һәм үзара файдалы мохит булдыру буенча юл картасын эшләүнең алга таба адымнары билгеләнде, шулай ук ике республиканың товар әйләнешенең башлангыч ноктасы буларак үзара ихтыяҗлары билгеләнде.