Татарстан Республикасында банклар өстенлекле тармакларга кредит бирү программасы буенча бизнестан гаризалар кабул итә

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның кече һәм урта бизнесына инвестиция максатларына 3-4,5 % белән акча алырга мөмкинлек бирә торган яңа ташламалы кредит продукты бирелә башлады. Банклар инде гаризалар кабул итә һәм ташламалы ставка буенча кредит бирә.

Исегезгә төшерәбез: өстенлекле тармакларны кредитлау программасында Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән 18 банк катнаша.

Инвестиция максатларына кредитлар эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм кунакханә бизнесы өлкәсендәге кече һәм урта предприятиеләргә бирелә. Урта бизнес өчен ставкалар – 3 %, кече һәм микробизнес өчен – 4,5 % тәшкил итә. Кредит бирүнең ташламалы чоры – 3 елга кадәр. Кредит суммасы: 50 млн нан 1 млрд сумга кадәр.

Процент ставкаларын төп күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләргә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проект («1764» программасы) кысаларында процент ставкасын субсидияләүне һәм Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кредит бирүне стимуллаштыру программасы (ПСК) буенча ташламалы фондны бергә кушу нәтиҗәсендә мөмкин булды.

2022 ел ахырына кадәр пилот режимында гамәлгә ашыру кысаларында яңа программаның күләме 50 млрд сумга кадәр тәшкил итәчәк. Аның операторы КУЭ Корпорациясе булачак. Ул эшкуарларга проектларны һәм заявкаларны структуралаштырырга ярдәм итәчәк, шулай ук документларны әзерләгәндә һәм башка мәсьәләләр буенча аларга консультацияләр бирәчәк. Сентябрь башында сервис РФ КУЭ ның Цифрлы платформасында эшли башлаячак.

ОКВЭД исемлеге һәм программа турында тулы мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International