Татарстан Республикасы юридик затлары ел дәвамында хисап бирү өчен түләүсез сервистан файдалана һәм 200 гә кадәр электрон документлар пакетын җибәрә алачаклар.
Татарстан Республикасы «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыру буенча беренче төбәк булды.
Ай дәвамында Казанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшьләр эше» үз бизнесларын башларга уйлаучы 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге гражданнар өчен түләүсез белем бирү курсы узды. Чараны региональ Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге оештырды. Курс тәмамлангач, 60 тан артык катнашучы кече һәм урта эшкуарлык субъекты буларак теркәлде.
2022 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр муниципаль районнарда һәм республика ведомстволарында Татарстан бизнесменнарыннан кергән 2 196 телдән һәм язма мөрәҗәгать каралды. Шулардан 68 % тан артыгына карата (1, 499 мөрәҗәгать) уңай карар кабул ителде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә хакимият органнарында контрольдә тотыла.
ВЭБ.РФ Күзәтчелек советы тиздән дәүләт корпорациясе тәкъдим итәчәк моношәһәрләр өчен яңа ярдәм чаралары пакетын хуплады.
Агымдагы елда Татарстанда 508 профилактик визит узды инде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән тикшерү органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген анализлау нәтиҗәләре буенча төбәк эшкуарлары бизнеска административ йөкләнешне киметү инструментын уңай бәялиләр.
2022 елның 5 сентябреннән «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә модульле капиталь булмаган чараларны урнаштыруга иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен конкурс сайлап алуын башлап җибәрә. Гариза бирү вакыты – 2022 елның 14 сентябре.
Татарстанда «яшь бизнес» өчен «Чио Чио» чәчтарашханәләре челтәренә (800+ нокталары) һәм «Hohoro» кофе-барлары (2400+ нокталары) нигез салучылар катнашында онлайн-программа старт ала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы Дәүләт заказы буенча республика агентлыгы җитәкчесе Яков Вениаминовичныюбилее белән котлый.
Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов төбәкләр белән инвестицияләр буенча штаб утырышын үткәрде. Татарстаннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.