Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышында катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты хупланды, ул ярдәм күрсәтү тәртибен һәм шартларын аз гына бозганда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен чикләүләрне йомшарту максатларында эшләнде.
Закон проекты белән билгеләнгән өч еллык срокны саклап калу тәкъдим ителә, бары тик мондый субъект тарафыннан ярдәм чараларын максатсыз файдалану яки дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү шартында гына аның дәвамында кече һәм урта эшкуарлык субъектына ярдәм күрсәтүдән баш тартылырга тиеш. Ярдәм күрсәтү тәртибен һәм шартларын бозуның башка төрләренә карата ярдәм чараларын алуга чикләүләр бер елга кадәр кими.
«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 28 июнендәге 197-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә әлеге үзгәрешләр 2022 елның 26 декабреннән үз көченә керә.