РФ Хисап палатасы һәм Сратегик инициативалар агентлыгы Көнчыгыш икътисади форум алдыннан Ерак Көнчыгышта бизнес үсеше мөмкинлекләре турында эшкуарлардан сораштырулар үткәрә.
Сораштыруның төп максаты: яңа икътисади шартларда Россия бизнесының Ерак Көнчыгыш территориясенә карата кызыксынуын бәяләү, шулай ук ярдәм чараларына һәм үсеш институтларына төп соратуларны ачыклау.
Сораштыру 10 минуттан да артмаячак. Игътибар итегез: барлык сорауларга да җавап бирергә кирәк. Сораштыруны сылтама буенча үтәргә мөмкин.