Татарстанның үзмәшгульләре Россия рекорды куйдылар

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген Татарстанда Республика көнендә Россия рекорды куелды – Казан Кремле диварлары янында илдә үзмәшгульләрнең 245,5 метрлы сәүдә прилавкасы урнашты. Рекорд Икътисад министрлыгы һәм төбәкнең «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган Татарстан үзмәшгульләренең «Мин инде ул Татарстан» продукциясенең масштаблы ярминкәсе кысаларында теркәлде.

Бөтен республикадан 300 дән артык үзмәшгуль Казанда агач, күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, йорт декоры әйберләре һәм үзләре җитештергән башка продукцияне тәкъдим итте. Мондый әйберләр Татарстанның милли һәм заманча колоритын үз эченә ала, һәм аларны сатып алучы – республикага соклана, аның белән якыннанрак таныша. Нәкъ менә шуңа күрә җирле осталар турында «Алар Татарстан бит инде ул!» дип оялмыйча әйтергә була. 

Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов  ачып җибәрде. Ул ярминкәдә булды, үзмәшгульләр белән аралашты, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады һәм, тантаналы рәвештә Россия рекордын теркәү турында «Россиянең иң озын сәүдә прилавкасы» сертификатын кабул итеп алды.

«Без махсус салым режимын – 2019 елда башланган һөнәри керемгә салым кертү экспериментының уңышлы булуын күрәбез. Бүген республика илдә алдынгы позицияләрнең берсен били, бу шул исәптән Татарстанда теркәләгән 208 меңнән артык үзмәшгульләребезнең хезмәт өлеше, һәм бу әле чик түгел, без көн саен үз эшләрен башларга карар иткән гражданнарның үсешен теркәп барабыз. Актив татарстанлыларыбызга ярдәм итү өчен, бездә федераль һәм республика чараларының тулы бер комплексы эшли», – дип билгеләп үтте икътисад министры.

Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук республика файдасына хезмәт куючы һәм төбәкнең икътисадын һәм иминлеген формалаштыручы бизнес алып баручыларга һәм эре оешмаларга рәхмәт белдерде.

Республика үзмәшгульләре продукциясен таныту өчен, зур ярминкәләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә инде 4 ел рәттән үткәрелә һәм яхшы традициягә әверелә бара. Чараларны әзерләү өчен, Министрлык эшлекле һәм эксперт оешмаларын җәлеп итә, бу бизнес өчен чыннан да кирәкле һәм сыйфатлы продукт булдырырга мөмкинлек бирә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзе һәм үз эше турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга ярдәм итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан 2019 елда эксперимент сыйфатында махсус салым режимы – «Һөнәри керемгә салым» кертелгән дүрт пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Махсус салым режимы эшли башлаганнан бирле, республиканың үзмәшгульләре уртача суммасы 1,5 мең сум булган 40 миллионнан артык чек тапшырды. Аларның суммар кереме 60 миллиард сумнан артып китә.

Гадәттәгечә, ярминкә белән беррәттән үзмәшгуль гражданнар өчен форум уза. Форум бизнес алып барганда һөнәрчеләр алдында торган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга юнәлдерелгән. Форум программасында әйдәп баручы экспертларның һәм спикерларның мастер-класслары һәм лекторийлар каралган.

Татарстанлы үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International