Республика банкларына Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча Татарстан эшкуарларыннан гомуми суммасы 1 млн сумга якын 12 гариза бирелгән. Бу хакта республика муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышында сөйләделәр.
Шулай ук эшче төркем утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча федераль һәм республика кризиска каршы чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең РФ КУЭ ның Цифрлы платформасын тутыру буенча эше;
- Теләче һәм Яңа Чишмә районнарының сәнәгать парклары үсеше;
- Республика Маркетинг үзәгенең «Импортны алмаштыру» блогындагы эш турында;
- Зәй районы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү;
- кредит шартнамәләре буенча процентларны түләүгә чыгымнар өлешен компенсацияләүгә грантлар рәвешендә сәнәгать субъектларына финанс ярдәме күрсәтү (686 нчы Карар).