Белем көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үсеп килүче буынны төрле яклап һәм гармонияле үстерүгә юнәлдерелгән милли проектлар чаралары турында мәгълүмат әзерләде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте белем бирү учреждениеләрен уку процессын һәр бала өчен кызыклы итәргә мөмкинлек бирә торган заманча һәм югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә.
«Мәгариф» илкүләм проектының төп инициативалары яңа белем бирү инфраструктурасын булдыруга, өстәмә белем бирү үзәкләрен үстерүгә, колледжларны заманча җиһазландыруга юнәлдерелгән.
2022 елда Тукай районының Шилнәбаш авылында яңа мәктәп төзелеше башланды, ә Апас һәм Баулы районнарында уку елы башына 2 мәктәп спорт залы 2,9 млн сумлык капиталь төзекләндерелде.
«Үсеш ноктасы» үзәкләрен булдыру буенча да эш дәвам итә: агымдагы елда Татарстан Республикасының 117 белем бирү оешмасы «Математика һәм информатика», «Табигый-фәнни предметлар» фән өлкәләре буенча җиһазлар, чыгым материаллары, укыту һәм тәрбия чаралары белән җиһазландырылды. Бөгелмә шәһәрендәге 2 нче лицей базасында «Кванториум» балалар технопаркы җиһазландырылды.
«Мәгариф» илкүләм проектының тагын бер мөһим юнәлеше – цифрлы белем бирү мохитен булдыру: республиканың 52 мәктәбендә исәпләү техникасы, программа тәэминаты һәм презентация җиһазлары сатып алынган, «Алабуга Политех» балаларга цифрлы белем бирү үзәге булдырылды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләрдә каршылыксыз мохит тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә: 2022 елда «Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1нче номерлы мәктәп-интернаты» ДБББУ һәм «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Әгерҗе интернат-мәктәбе» ДБББУ адаптив технологияләр буенча укыту өчен махсуслаштырылган җиһазлар алдылар.
«Мәгариф» илкүләм проектының төп бурычлары арасында урта һөнәри белем бирү системасын үстерү дә бар: «Яшь профессионаллар» төбәк проекты кысаларында агымдагы елда Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Бөгелмә һәм Тәтеш районнарының 6 урта һөнәри белем бирү оешмасында остаханәләр булдыру өчен җиһазлар сатып алынды.
Шулай ук, 2022 елдан башлап, авыл торак пунктларына эшкә күченгән укытучыларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләнә. Моның өчен «Заманча мәктәп» төбәк проекты кысаларында 10 млн сум каралган.
«Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының төбәк инициативаларының берсе –мәгълүмати технологияләр өлкәсендә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында «Программа инженериясе» юнәлеше буенча укучы беренче-дүртенче курслар студентларына бирелә торган белем алуга грантлар бирү. Агымдагы елда әлеге грантларны бирүгә каралган гомуми сумма 22,7 млн сум тәшкил итә.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бирелгән Пушкин картасы буш вакытны файдалы итеп үткәрү, музейлар, театрлар, күргәзмәләрдә булу, концертлар һәм илебез фильмнарын карау мөмкинлеге бирә. Пушкин картасын Россиянең 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы рәсмиләштерә ала, 2022 елда карта лимиты 5 000 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.