Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бизнесның гражданнарның сәламәтлеге торышын махсус җайланмалар – мәгълүматларны мәгълүмат системасына тапшырачак шәхси медицина ярдәмчеләре (ПМП) ярдәмендә дистанцион күзәтү буенча эксперимент үткәрү турындагы инициативасын хуплады. Эксперименталь хокукый режим (ЭПР) 2 ел дәвамында 6 төбәктә – Татарстан Республикасы, Новосибирск, Самара, Төмән, Рязань һәм Магадан өлкәләрендә эшләячәк.
Экспериментта катнашу ирекле булачак. Дәвалаучы табиблар мәгълүматны реаль вакыт режимында тормыш өчен мөһим күрсәткечләрне контрольдә тоту өчен куллана алачаклар. Хөкүмәт Карарының тиешле проекты, иҗтимагый фикер алышу өчен, норматив хокукый актлар порталында урнаштырылачак. Россия Хөкүмәте ягыннан әлеге социаль-икътисади инициативаның кураторы – вице-премьер Андрей Белоусов.
Шәхси җайланмаларны шикәр диабеты, артериаль гипертензия кебек хроник авырулары булган пациентларга, шулай ук хәрәкәте чикләнгән гражданнарга, инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә табиб кушуы буенча бирү планлаштырыла. Дәвалаучы табиб кан басымы, йөрәк тибеше, кандагы шикәр күрсәткечләренә керү мөмкинлеге алачак. Ирекле медицина иминләштерүе килешүен төзегән пациентлар җайланмаларны авыруларны профилактикалау өчен куллана алачак.
Гражданнарның сәламәтлеге турында исеме күрсәтелмәгән мәгълүматлар шәхси җайланмаларданавтомат рәвештә медицина оешмаларының мәгълүмат системасына тапшырылачак. ПМП җайланмасындагы күрсәткечләр дәвалаучы табиб билгеләгән нормадан тайпылган һәр аерым очракта пациентка һәм табибка хәл кискенләшүе, игътибар итү кирәклеге турында сигнал киләчәк.
Шул рәвешле, ЭПРда сынала торган цифрлы инновация гражданнарда авыруларны иртә стадиядә ачыклауны гына түгел, ә пациентларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә үлүчеләр санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.
«Махсус җайланмалар ярдәмендә дистанцион күзәтү хезмәте хроник авырулары булган, хәрәкәте чикләнгән һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен актуаль булачак. Мәгълүмати һәм телемедицина технологияләрен кертү эре шәһәрләрдә һәм ерак, үтеп керү авыр булган торак пунктларда яшәүче халыкның сәламәтлеген контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтә икътисади үсеш министры урынбасары Максим Колесников.
ЭПР билгеләү буенча тиешле инициативалы тәкъдимне Икътисади үсеш министрлыгы «Берләштерелгән приборлар төзү корпорациясе» АҖ ннән алды. Тәкъдим якын арада Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә каралачак.