Татарстан эшкуарлары ел башыннан «зонтиклы» поручительлекләр белән 3,5 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп иткән

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

2022 ел башыннан Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы «зонтиклы» поручительлек белән 3,468 млрд сум кредит җәлеп итте. Мондый санны статс-секретарь КУЭ Корпорациясе генераль директоры урынбасары Наталья Коротченкова төбәкнең эшлекле бергәлеге белән очрашуда әйтте.

Бүген республиканың 150 дән артык эшкуары актуаль мәсьәләләр һәм агымдагы икътисади шартларда бизнес алдында торган проблемалар турында фикер алышу, шулай ук аларны хәл итү өчен тәкъдимнәр эшләү өчен бүген «Минем бизнес» үзәге мәйданчыгына җыелды. Республиканың барлык эшкуарлары өчен онлайн-трансляция алып барылды.

Татарстанның эшлекле бергәлекләре сорауларына статс-секретарь КУЭ Корпорациясе генераль директоры урынбасары Наталья Коротченкова һәм төбәкнең икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев җавап бирде. Аралашу ачык диалог форматында узды.

Очрашуны Айрат Шәмсиев ачты, ул билгеләп үткәнчә, республика федераль ведомство белән нәтиҗәле эш алып бара һәм, аның инициативалары Корпорация ягыннан хуплана.

«Без РФ КУЭ Цифрлы платформасы сервисларына һәм хезмәтләренә мөрәҗәгатьләр саны буенча илдә алдынгы урыннарны билибез. Республика эшкуарларыннан, ярдәм сорап, сервис аша барлыгы 6000 гариза керде», – дип ассызыклады икътисад министры урынбасары.

Наталья Коротченкова үз чыгышын федераль ведомство гамәлгә ашыра торган ярдәм программаларын тәкъдир итүдән башлады, аларның берсе – зонтиклы поручительлекләр бирү механизмы. Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе яңа ярдәм механизм эшләтеп җибәргәннән бирле төбәк эшкуарлары 4,134 млрд сум акча алган.

«Быел республиканың 472 эшкуары безнең «зонтиклы» поручительлекләрдән файдаланды инде. Бу дәүләт ярдәме механизмы эшләгән ел дәвамында аларның саны 514 кә җитте. Дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча җибәрелгән «зонтиклы» поручительлекләрп эшләвен күрәбез. Банк алдындагы бизнес куркынычының 50 % ына кадәр үз өстенә алып, Корпорация эшкуарларга табышлырак шартларда акча җәлеп итәргә булыша. Шул ук вакытта, «зонтиклы» поручительлекләрне РГО поручительлекләре белән берләштергән очракта, яшь һәм яңа эшкуарлар өчен каплау 90 % ка җитәргә мөмкин, калган кешеләр өчен – 70 %», – дип сөйләде Наталья Коротченкова.

Татарстан эшкуарларына «зонтиклы» поручительслекләрдән файдалана алырлык ташламалы берничә кредит продукты бар, дип искәртте ул. Әйтик, Кече һәм урта эшкуарлык Корпорациясе Россия Банкы белән бергә гамәлгә ашыра торган Кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча республика бизнесы агымдагы ел башыннан 3,227 млрд сум алган.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ПСК кысаларында бирелгән кредитлар суммасы 38 % ка арткан. Әлеге программа буенча кредитларның зур өлеше – 1,846 млрд сум – «ПСК Инвестиционная» программасы кысаларында бирелде. Аннан 57 эшкуар файдаланды», – дип билгеләде Наталья Коротченкова.

Ул хәзердән үк инвестицияләргә акчаның еллык 3-4,5 % белән кече һәм урта бизнеска ачык булуын искәртте. Бу «ПСК» и «1764» программаларын берләштерү аркасында мөмкин. Бөтен ил буенча 48 банк ташламалы кредитлар бирә. Программа һәм катнашучы банклар турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

«Корпорациясенең уртак программасында КУЭ оператор ролен үтәячәк. Ягъни безнең өстә проектларны структуралаштыру һәм эшкуарлардан кергән ташламалы финанслауга гаризаларны эшкәртү булачак. Аңа дүрт өлкә – эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, логистика һәм кунакханә бизнесы дәгъва итә алачак. Ташламалы чор биш елга кадәр, кредит бирүнең гомуми вакыты ун елга кадәр булачак», – диде Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе генераль директоры урынбасары.

Ул шулай ук Татарстанның кече һәм урта бизнесының 223-ФЗ буенча сатып алуларда актив катнашуын билгеләп үтте. Аерым алганда, Наталья Коротченкова сүзләренә караганда, быел кече һәм урта эшкуарлардан эре төбәк заказчыларының сатып алу күләме, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга арткан.

«Август ахырына булган мәгълүматларга караганда, быел иң эре төбәк заказчыларының сатып алуларының гомуми суммасы 48 млрд сумнан артып киткән. Шушы ук вакытта аларның саны 950 дән артты, алты тапкыр диярлек үсте», – дип ассызыклады Наталья Коротченкова.

Презентациядән соң катнашучылар сораулар блогына күчтеләр. Аралашу ачык диалог форматында узды. Спикерлар 20 дән артык сорауга аңлатма бирделәр. Алар арасында бизнес өчен залогны киметү буенча тәкъдимнәр, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең Цифрлы платформасы эшчәнлеге, үзмәшгульләр өчен коворкингларда урыннар бирү, офсет контрактлары һәм башка актуаль темалар бар. Кайбер мәсьәләләр урында хәл ителде, кайберләре шәхси тәртиптә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International