Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов төбәкләр белән инвестицияләр буенча штаб утырышын үткәрде. Татарстаннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов ил субъектларында инвестиция карталары булдыру эшенә йомгак ясады.
Россия Федерациясе субъектларында мәйданчыкларны сайлау, инженерлык инфраструктурасының барлык формаларына кушылу мөмкинлеген билгеләү коралы буларак төзелә торган инвестиция карталарын карау аерым мәсьәлә булды.
«Инвестиция картасы тамгалар белән мәйданны күрсәтү генә түгел. Бу инвестицияләү турында карар кабул иткәндә эшкуар таяна торган мәгълүматлар моделе. Шуңа күрә инвестиция картасын актуаль мәгълүматлар белән тутыру регламенты аның состав өлеше булырга тиеш», – дип билгеләде Андрей Белоусов.
Шулай ук инвесторларга ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү срокларын һәм процедураларын үтәү мәсьәләсенә дә игътибар бирелде.
«Яңа инвестиция стандартын гамәлгә ашыруда төбәкләрнең федераль ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белән зәгыйфь хезмәттәшлеге төп чакыру булып тора. Еш кына эш нәтиҗәлелеге төзелгән шәхси элемтәләргә бәйле. Шуңа күрә ресурс компанияләренең стандарт өлешендә төбәкләр белән хезмәттәшлек буенча урынбасары дәрәҗәсендә җаваплы затларны билгеләве мөһим», – дип хәбәр итте Мурат Керефов.
Исегезгә төшерәбез,:Татарстан Республикасында төбәк инвестиция стандартының барлык биш элементы да расланган:
1.Инвестиция декларациясе;
2. Инвестиция үсеше агентлыгы;
3. Инвестиция комитеты;
4. Инвестиция картасы;
5.Инвестиция кагыйдәләре җыелмасы.
Төбәк инвестиция стандартының барлык элементлары буенча документлар инвесторлар өчен ачык керү мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасының инвестиция порталында «Инвестстандарт» вкладкасында урнаштырылган.
Утырышта Андрей Белоусов хәбәр иткәнчә, төбәк инвестиция стандартын кертүне бәяләү Стратегик инициативалар агентлыгының милли инвестиция рейтингында чагылыш табачак.
«Хәзер Икътисади үсеш министрлыгы һәм социологлар белән берлектә яңа инвестиция стандартын кертүне бәяләү методологиясен эшлибез. Дәүләт Советының муниципаль идарә буенча комиссиясенең эшче төркеме кысаларында аны төбәкләргә алдан тәкъдим итәчәкбез. Көзен рейтинг комитетын үткәрәчәкбез, анда кирәкле үзгәрешләр кертәчәкбез. Ел ахырында без яңа сораштыру циклын башлый алабыз. Стандартның бер өлеше барлык 85 төбәккә дә таратылачак, бер өлешен без рейтингтан читтә калдырачакбыз», – дип сөйләде Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева.
Андрей Белоусов кушуы буенча Татарстан шулай ук инвестицион җәлеп итүчәнлекне тәэмин итү рейтингында лидерлык позициясендә торучы эксперт сыйфатында милли рейтинг методологиясен формалаштыру эшенә җәлеп ителәчәк.