Татарстанда «Фән һәм университетлар» милли проекты составында 2,5 млрд сумга яңа төбәк проектын эшләтеп җибәрәләр

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыру буенча беренче төбәк булды.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында «Фән һәм университетлар» милли проекты максатларына ирешүне тәэмин итә торган «Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү өчен инфраструктура үсеше» төбәк проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзелде.

2022 елда яңа төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 2,5 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла.  Әлеге чаралар Иннополис Университетының торак комплексында яңа корпуслар төзүгә юнәлдереләчәк.

Төзелешләрнең гомуми мәйданы 28 мең кв. метр тәшкил итәчәк, аларда студентлар һәм яшь галимнәр яшәү өчен кимендә 1000 урын булдырылачак.

Татарстан Республикасында бүгенге көндә 13 милли проект составында барлыгы 49 региональ проект гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International