«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында һәм «Россия Федерациясендә мәгълүмат технологияләре тармагын тизләтелгән үстерүне тәэмин итү чаралары турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 2 мартындагы 83 номерлы Указын үтәү йөзеннән, Инновацияләргә ярдәм фондының Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 3 маендагы 554 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла торган «Код-ЦТ» һәм «Цифрлаштыру-ЦТ» яңа программалары эшли башлады.
Тикшерүләргә мораторий гамәлдә булу чорында Татарстан Республикасы эшкуарларының Дәүләт хезмәтләре федераль порталының «Бизнесны яклау»бүлеге аша (knd.gosuslugi.ru) планлы тикшерүләр уздыруга тыюны бозу факты буенча шикаять бирү мөмкинлеге барлыкка килде.
Ел дәвамында бөтен республика буенча кече һәм урта эшкуарлыкның милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге һәм төбәкнең Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган үзмәшгульләр продукциясе һәм хезмәтләре ярминкәләре узды. Махсуслаштырылган ярминкәләр үзмәшгульләргә 16 млн сум акча эшләргә мөмкинлек бирде.
Республика Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан муниципаль районнарында яшәүчеләр өчен электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган «Интернет-сәүдә: уңышка юл» дип аталган бушлай укыту семинарлары циклын уздырачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыкарамагындагы Экспортка ярдәм итү үзәге хәзерге икътисади шартларда импортны алмаштыруны актив үстерә. Россия төбәкләренә бизнес-миссия оештыру бу максатларда ярдәм итүнең бер төре булып тора.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә бизнес еллык 3 % һәм 4,5 % лы кредит алу мөмкинлегенә ия булды.
Бүген Казахстанда 28 нче Казахстан Халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсе – KAZBUILD 2022 эшли башлады, анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән 5 Татарстан эшкуары үз продукциясен тәкъдим итте.
Россиядә сәнәгать ипотекасы программасы –предприятиеләргә сәнәгый җитештерүне гамәлгә ашыру өчен күчемсез милек сатып алуга ташламалы кредитлар бирү программасы старт ала. Яңа ярдәм коралы параметрларын раслый торган карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Август уртасыннан Татарстан Республикасында КУЭга ярдәм буенча милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында социаль эшкуарлар өчен «Яхшы Эш» дигән бушлай онлайн-курс узды. 5 сентябрьдә бизнес-яклау узды, анда 40 катнашучы үз проектларын эксперт комиссиясе алдында тәкъдим итте. Барлык катнашучылар да курсны узу турында билгеләнгән үрнәктәге документ алдылар.
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кризиска каршы федераль һәм республика ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.