2022 елның 5 сентябреннән «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә модульле капиталь булмаган чараларны урнаштыруга иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен конкурс сайлап алуын башлап җибәрә. Гариза бирү вакыты – 2022 елның 14 сентябре.
Субсидияне ел әйләнәсендә туристларны урнаштыру өчен завод җитештергән модульләрне (боксларны) сатып алу бәясен финанслашуга 50% ка алырга мөмкин. Татарстан Республикасында яңа объектта (кунакханә, шифаханә, турбаза һ.б.) яисә гамәлдәге объектны киңәйткәндә кимендә 10 модуль (бокс) булдыру мәҗбүри шарт булып тора. Бер модульгә субсидиянең максималь күләме 1,5 млн сум, бер оешма субсидиясенең максималь күләме 45 млн сум тәшкил итәчәк.
Конкурс сайлап алуын уздыруның җентекле шартлары, сроклары һәм катнашучыларга карата таләпләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.08.2022 елның 26 августындагы 914 номерлы карары белән расланган тәртип белән билгеләнде. Аңлатмалар һәм документ шаблоннары Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтының «Конкурслар» бүлегендә https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-modulnih-nekapitalnih.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.
Конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар 2022 елның 05 сентябреннән 14 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре, М.Горький ур., 19 йорт, 2 нче кабинет. Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга көннәрендә 09:00-18:00 сәгатьләрдә, тәнәфес 12:15-13:15.