ВЭБ.РФ Күзәтчелек советы тиздән дәүләт корпорациясе тәкъдим итәчәк моношәһәрләр өчен яңа ярдәм чаралары пакетын хуплады.
ВЭБ.РФ Күзәтү советы раслаган моношәһәрләрдән проектларны финанслау тәртибе нигезендә, эшкуарлар түбәндәгеләргә исәп тота ала:
1. кредитлар:
o еллык 1 % белән 5 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр 15 ел вакытка (КУЭ» корпорациясе гарантиясе яисә банк гарантиясе белән);
o еллык 5 % белән 250 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр 15 ел вакытка р (залогка һәм башка тәэмин итү);
o еллык 0 % белән 5 млн сумнан 50 млн сумга кадәр 4 елга кадәр вакытка агымдагы эшчәнлеккә (Федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы булган моношәһәрләр өчен);
o еллык 0 % белән 5 млн сумнан 250 млн сумга кадәр 15 елга кадәр вакытка капитал туплауларга (Федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы булган моношәһәрләр өчен);
2. кире кайтармый торган финанслашу:
o инвестпроектларга инфраструктура объектлары –максималь 750 млн сумга кадәр (ВЭБ.РФ объектның гомуми бәясенең 95 % ына кадәр финанслаша)
o халык саны 50 мең кешегә кадәр булган моношәһәрләр өчен социаль инфраструктура объектлары – максималь 750 млн сумга кадәр (ВЭФ.РФ объект бәясенең 50 % ына кадәр финанслаша).
«Хөкүмәт моношәһәрләр өчен яңа ярдәм чараларын килештерде, аны озакламый ВЭБ.РФда алырга мөмкин булачак. Барлык моношәһәрләр өчен процентсыз заем булмауга карамастан (ул гадәттән тыш хәл режимлы шәһәрләр өчен генә калды), Хөкүмәт, Икътисад министрлыгы һәм Финанс министрлыгы тәкъдиме буенча без ташламалы кредитлар чикләрен еллык 1 % белән 5 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр арттырдык. Барлык банкларда процент ставкасы югары булган хәзерге ситуациядә безнең шартлар моношәһәрләр өчен моңарчы күрелмәгәнчә булып кала. Бербөтен күчү тулысынча төгәлләнгәч (без моның алдагы берничә атна эчендә булачагына исәп тотабыз), эшкуарлардан гаризалар кабул итә ала башлаячакбыз»,– дип шәрехләде РФ Икътисади үсеш министрлыгының шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева.
Исегезгә төшерәбез: элегрәк моношәһәрләргә ярдәм итү белән профильле үсеш институты – «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешма шөгыльләнә иде. 2020 елда РФ Хөкүмәте үсеш институтларын реформалаштыру кысаларында Фондны бетерү турында карар кабул итә. Хәзерге вакытта МОНОШӘҺӘРЛӘР.РФ ВЭБ.РФ га йөкләмәләрне фактик тапшыруга кадәр дә үз эшен дәвам итә.
Якын арада ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе моношәһәрләрдән гаризалар кабул итә башлау турында игълан итәчәк.