Ай дәвамында Казанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшьләр эше» үз бизнесларын башларга уйлаучы 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге гражданнар өчен түләүсез белем бирү курсы узды. Чараны региональ Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге оештырды. Курс тәмамлангач, 60 тан артык катнашучы кече һәм урта эшкуарлык субъекты буларак теркәлде.
Курста катнашуга 667 яшь егет һәм кыздан гариза алынган, шуларның 367 се сайлап алу этабын узган, 152 се диплом алган һәм 60 тан артыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары сыйфатында теркәлгән.
Программаның остазлары – эксперт-практиклар, Татарстан Республикасының 20 дән артык эшкуары. Алар 25 ярымфиналистны сайлап алдылар, шулардан 7 финалист халыкның тавыш бирү ысулы белән билгеләнде.
3 сентябрьдә программа чыгарылышы булды, анда финалистлар үз бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр, эксперт комиссиясе аны 4 критерий – актуальлеге, продуктны эшләп чыгару, финанс моделе һәм курста нәтиҗәлелек буенча бәяләде, шулай ук барлык катнашучыларны бүләкләделәр.
Программаның җиңүчесе булып «ADONIS» кием-салымга рәсем төшерү студиясенә нигез салучы Илья Анастасов танылды. Ул керемен 600 меңнән 1,05 млн сумга кадәр арттырган, Казан үзәгендә 2 офис ачкан һәм штатны 5 хезмәткәргә кадәр киңәйткән.
2 урынны «Maktub Jewel» көмеш бизәнү әйберләре ясау остаханәсе проекты белән Альбина Вахитова яулады. Альбина айлык 310 мең сумлык керемгә чыккан, шуларның 100 меңнән артыгы – чиста табыш, ул шулай ук шәһәрнең 2 төп ярминкәсендә катнашкан.
3 урында балалар җиһазлары һәм уенчыклар җитештерүгә нигез салучы Полина Иванова, җитештерү бинасын проектлаган һәм җиһазларны ремонтлау һәм сатып алуга әзерләнә башлаган.
Катнашучылар атна саен бизнес-иртәнге ашлар һәм бизнеска экскурсияләрдә булдылар, идеяләрне генерацияләргә, потенциаль кулланучылар ихтыяҗына булачак продуктның идеясен яки прототипын тестлау методы буенча максатчан аудитория белән эшләргә, үз хезмәтләрен яки продуктларын танытырга һәм сатарга, шәхси брендны үстерергә, бизнес-модельне исәпләргә һәм инвестицияләр җәлеп итәргә өйрәнделәр.
Укуларын уңышлы тәмамлаган чыгарылыш егет-кызлары дәүләттән грантка гариза бирергә ниятли. 100 меңнән 500 мең сумга кадәр булган финанс ярдәме бинаны арендага алу яки ремонтлау, җиһазлар сатып алу, паушаль түләү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башкаларга тотарга мөмкин булачак.
Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» Үзәге, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» МКК КБО.