Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы Дәүләт заказы буенча республика агентлыгы җитәкчесе Яков Вениаминовичныюбилее белән котлый.
Яков Геллер Агентлыкның генераль директоры булып 2002 елдан бирле эшли. Аның җитәкчелегендә ТР Дәүләт заказы агентлыгы zakazrf.ru сатып алулар өлкәсендә федераль электрон сәүдә мәйданчыгы операторы статусын уңышлы тота.
Яков Вениаминович эшләгән вакыт эчендә Агентлык тарафыннан сатып алуларның үтә күренмәлелеген һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларының аларга керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча автоматлаштырылган мәгълүмат системалары эшләнде һәм нәтиҗәле кулланыла.
Импортны алмаштыру бурычын гамәлгә ашыру өчен, ТР Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның«Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару эшен оештыру турында» 2019 елның 05 мартындагы ПУ-157 номерлы Указы нигезендә гамәлдә булган «Импортны алмаштыру үзәге» ресурсы (http://rmcrt.ru). булдырылды. Ресурс ярдәмендә илдә җитештерелә торган импортны алмаштыручы продукция турында мәгълүмат җыю, шулай ук әлеге продукцияне сатып алу башкарыла.
Министрлык коллективы үз эшенә тугрылыгы һәм яратуы өчен рәхмәт белдерә, нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә эшендә уңышлар тели!