Татарстан эшкуарларыннан муниципалитетларга һәм республика хакимият органнарына 2 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2022 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр муниципаль районнарда һәм республика ведомстволарында Татарстан бизнесменнарыннан кергән 2 196 телдән һәм язма мөрәҗәгать каралды.  Шулардан 68 % тан артыгына карата (1, 499 мөрәҗәгать) уңай карар кабул ителде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә хакимият органнарында контрольдә тотыла.

Муниципаль һәм республика хакимияте органнары даими нигездә консультацияләр бирә, эшкуарларга төрле мәсьәләләр буенча түләүсез методик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә. Алар арасында түбәндәгеләр бар: ярдәм программаларында катнашу, каты коммуналь калдыкларны чыгаруга һәм утильләштерүгә нормативларны киметү, яңа икътисади шартларга яраклашу, кадрлар ихтыяҗы, салым законнарындагы яңалыклар (АУСН), эшкуарларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук АПК секторы эшкуарларыннан сораулар.

Мөрәҗәгатьләрнең иң зур күләме Казан, Бөгелмә һәм Лаеш районнары эшкуарларыннан теркәлгән.

Эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр ул – идарәдә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу формаларының берсе, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә актив йогынты ясау, ярдәм программаларын формалаштыру өчен кире элемтә алу мөмкинлеге.

Җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукы – һәркемнең закон дәрәҗәсендә беркетелгән аерылгысыз хокукы. Эшкуарлардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр контрольдә тотыла һәм мәҗбүри тәртиптә карала. Эшкуарлар теләсә кайсы хакимият органына уңайлы һәм үтемле юл белән мөрәҗәгать итә алалар.

Шулай итеп, гражданнарны кабул итү көненнән тыш, эшкуарларның районнарда оештырылган онлайн һәм офлайн кабул итүләрдә сораулар бирү, шәхси очрашуга яки видеоэлемтә аша кабул итүгә  язылу, «кайнар линияләр»гә мөрәҗәгать итү, социаль челтәрләрдә турыдан-туры эфирда сораулар бирү мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International