Утырыш кысаларында министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем эшчәнлегенең төп юнәлешләре кысаларында мәсьәләләр каралды.
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кризиска каршы федераль һәм республика ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның дәвам итүе билгеләп үтелде. Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча республикада 5,3 млрд сумнан артык суммага 52 гариза бирелгән.
Эшче төркем утырышы кысаларында каралган мәсьәләләр: кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашу, муниципаль берәмлекләрнең РФ.КУЭның Цифрл платформасын тутыру буенча эше, экспортка ярдәм итү, Әлмәт районы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү.