ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

11 октябрьдә «Минем бизнес» үзәгендә эшкуарлар өчен «Дәүләт сатып алуларында катнашу формуласы» дигән бушлай семинар узачак.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы субъектларның грантлар, ташламалы кредитлар һәм микрозаемнар бирү шартларын үтәвен җайга сала торган норматив-хокукый базага үзгәрешләр әзерләде, алар буенча кече һәм урта бизнесның мобилизацияләнгән милекчеләре өчен түләүләрне гадәти тормышка әйләнеп кайтканчы туктатырга тәкъдим ителә. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан төбәктә профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә ай саен анализ ясый. Анализ профилактик тикшерү белән узган эшкуарлардан сораштырулар нигезендә формалаша. Сентябрь нәтиҗәләре буенча бизнес инструментка һәм аны Татарстанда куллануга уңай бәя бирде.

 


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталында ике яңа хезмәт эшли башлады. Аларның берсе үз теләкләре белән китүчеләр өчен, икенчесе ялгыш чакырылучылар өчен эшләнгән.

ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә, чит ил базарларына чыгарга планлаштырган экспортерларны һәм эшкуарларны «Экспортка документлар белән ярдәм итү» семинарында катнашырга чакыра.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге үзмәшгуль татарстанлыларны һөнәри керемгә салым түләүчеләр алдында торган актуаль мәсьәләләргә багышланган «Эш итә башларга вакыт» конференциясендә катнашырга чакыра.

2022 елның 29 сентябрендә Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү конкурсларын уздыру буенча координация комитеты конкурсны «махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү» дигән тематик яңа юнәлеш белән тулыландыру турында карар кабул итте.

Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» программасы буенча укулар башланды. Бу атнада бөтен республика буенча беренче дәресләр уза. Исегезгә төшерәбез: программа барлыгы 12 мең мәктәп укучысын колачлый һәм урта мәктәптә эшкуарлыкка өйрәтү өчен нигез салачак. «Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

6 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге эш башлаучы һәм эшләп килүче экспортерлар өчен «Әзербайҗан: экспорт мөмкинлекләре» темасы буенча онлайн-вебинар үткәрәчәк.

Татарстан предприятиесе инвестиция максатларына кредит бирүнең яңа пилот программасы буенча ташламалы финанс ярдәменнән файдаланды. Еллык 2,5 % лы еллык киметелгән ставка буенча 150 млн сумны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Төбәк гарантия фонды тарафыннан эшкуарга бирелгән поручительлек ярдәмендә җәлеп итеп булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International