Хөкүмәт күпчелек предприятияләрне 2023 нче елда планлаштырылган тикшерүләрдән азат итте

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Контроль органнар тикшерү планнарына эшчәнлекләре бик югары һәм югары куркынычлык белән бәйле булган, II класслы куркынычлылык җитештерү объектларына, II класслы гидротехник корылмаларга караган объектларны гына кертәчәк. РФ Хөкүмәтенең тиешле карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Документ 2023 елда тикшерүләр үткәрүгә чикләүләр билгеләү буенча Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәсен үтәү йөзеннән Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнде.

«Артык контрольне алга таба да киметәчәкбез. Ләкин инде риск-юнәлешле алымны үстерү хисабына – контроль ешлыгы турыдан-туры объектның риск дәрәҗәсенә бәйле булганда. Контроль объектларның 70 % ы түбән риск категорияләренә керә, һәм бу, кагыйдә буларак, кече һәм урта предприятиеләргә караган объектлар. Ягъни аларны планлы рәвештә бөтенләй тикшермиләр», – дип хәбәр итте 28 сентябрьдә, чәршәмбе көнне Дәүләт Думасында «Хөкүмәт сәгате»ндә чыгышы вакытында РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников.

Шул рәвешле, күпчелек объектларга карата планлы тикшерүләр 2023 елда үткәрелмәячәк. эшчәнлекләре гражданнар өчен зур куркыныч белән бәйле булган, мәсәлән, куркыныч химикатлар белән эшләүче, халыкны су белән тәэмин итүче предприятиеләр тикшереләчәк.

Контроль үткәрелә торган оешма планлы тикшерүгә кадәр профилактик визитны үткәрү үтенече белән күзәтчелек органына мөрәҗәгать итә ала. Моны планлы чара үткәрелгәнче кимендә ике ай элек эшләргә кирәк. Бу очракта контролерлар профилактик визит үткәрергә тиеш, бу предприятиегә хокук бозуларны алдан төзәтергә һәм планлы тикшерүдән соң штраф алмаска мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына карата планлы тикшерүләр үткәрелмәячәген аерым билгеләргә кирәк. Шул ук вакытта аларга карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрү мөмкинлеге карала, алар кысаларында тикшерү вакытындагы кебек контроль гамәлләр башкару (сынау, пробалар сайлап алу) һәм күрсәтмә бирү, шул исәптән мондый учреждениене гамәлгә куючыга да рөхсәт ителә. Шулай ук хокук бозулар ачыкланган очракта, аларны административ җаваплылыкка тарту да тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International