Казан эшкуарларына нәтиҗәле реклама кампаниясе төзергә ярдәм итәчәкләр

2022 елның 30 сентябре, җомга

3 октябрьдә ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге һәм «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы бизнес өчен ачык очрашу-диалог үткәрәчәк, анда катнашучылар бизнесның уңышлы үсешендә маркетингның роле турында фикер алышачак.

Эшкуарлар өчен очрашуның темасы: «Маркетингның сатуга йогынтысы – ничек итеп нәтиҗәле реклама кампаниясе төзергә, KPI ны бәйләргә һәм табышны арттырырга».

Маркетинг ул – сату үсешенә ярдәм итә торган аерылгысыз корал. Очрашу эшкуарларга клиентлар белән нәтиҗәле аралашырга һәм максималь нәтиҗәле реклама кампанияләре үткәрергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, продукцияне танытканда кирәкле каналларны куллану, компаниянең көндәшлелеген сизелерлек арттыра һәм сату үсешенә тәэсир итә торган максатчан аудитория портретын булдыру.

Очрашу спикеры – IT-эшкуар Андрей Финохин, модератор-маркетер Диләрә Фәткуллина, ә реклама кампаниясенең юридик аспектларын юрист Алинә Закирова яктыртачак.

Катнашу бушлай,  https://forms.gle/uZukbds8rh9SV4mL7сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.

Бизнес өчен ярдәм һәм чаралар турында консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номерына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International