«Демография» илкүләм проекты: татарстанлылар өчен мөмкинлекләр» темасына туры эфир 5 октябрьдә 10:00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстанның Тотрыклы үсеш максатлары битендә узачак. Республикада проектны гамәлгә ашыру турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина сөйләячәк.
Эфир темасы буенча сорауларны республика халкы vk.com/tsur_16. аккаунтында трансляциягә комментарийларда бирә ала.