Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы милли проектлар кысаларында өлкәннәргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде

2022 елның 1 октябре, шимбә

Гадәттәгечә, октябрьнең беренче көнендә бөтен дөнья Өлкәннәр көнен бәйрәм итә. Татарстанда бер миллионга якын өлкән кеше яши – бу республика халкының дүрттән бере. Алар турында кайгырту максатыннан, Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты тормышка ашырыла, агымдагы елда әлеге чараларга 99,6 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Бүлеп бирелгән финанслау нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак сроклы карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла, аңа «Өлкән яшьтәге граждан өчен тәрбиягә алу гаиләсе», «Караучы» һәм «Мобиль бригада» проектлары керә.

«Караучы» проекты буенча хезмәтләрдән файдалану өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәүләт үзенә мөстәкыйль хезмәт күрсәтә алмаган кешеләргә патронаж ярдәме күрсәтүне үз өстенә ала. Тәрбия хезмәте медицина ярдәмен, социаль ярдәмне үз эченә ала.

Озак сроклы карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау һәм исәпкә алу социаль хезмәт хезмәткәрләре тарафыннан традицион йортлар буйлап (фатир саен) йөреп чыгу барышында алып барыла.

Татарстан 65 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк затларга медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча сынау проектын гамәлгә ашыруда катнашучы 15 регионның берсе булып тора. 2022 елда конкурс нәтиҗәләре буенча проект кысаларында 10 шәхси медицина оешмасы өйдә медицина хезмәтләре күрсәтү хокукын алды.

Сынау проекты Әгерҗе, Арча, Әлмәт муниципаль районнары, Казан, Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләре территориясендә гамәлгә ашырыла.

«Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә алу гаиләсе» проекты өөлкән яшьтәге, ялгыз һәм медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган кешене тәрбиягә алучы гаиләгә урнаштыру мөмкинлеге бирә, бу гаилә үз гаиләсендә яшәгән чорда аны карауны үзенә  йөкләмә итеп ала.

«Мобиль бригада» проекты буенча профилактик тикшерүләр һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен авыл җирендә яшәүче өлкәннәрне медицина учреждениеләренә йөртү өчен 43 автомобиль булдырылды.

Шулай ук «Демография» милли проекты кысаларында республиканың 41 муниципаль берәмлегендә медицина оешмалары базасында 63 гериатрия кабинеты булдырылды, аларда өлкән яшьтәге төрле авырулары булган пациентларны кабул итү гамәлгә ашырыла. Казан госпитале базасында өлкәннәргә ярдәм оештыруны консультатив, оештыру-методик һәм фәнни яктан тәэмин итү максатыннан 2020 елда республика гериатрия үзәге ачылды.

Федераль бюджет акчалары хисабына социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларында яшәүче риск төркемнәрендәге хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарга пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация үткәрелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International