Россия Федерациясе Хөкүмәте инвестицион кредитлауның пилот программасы буенча процент ставкаларын кече һәм микро предприятиеләр өчен 4 % ка, урта бизнес өчен 2,5 % ка кадәр киметте. Россия Банкының төп ставкасы үзгәрү аркасында ставкаларның кимүе мөмкин булды. Моңа кадәр инвестицияле кредитлау ташламалы программасы буенча ставкалар 3-4,5 % иде.
РФ Икътисади үсеш Министрлыгының, Россия Банкының һәм КУЭ корпорациясенең инвестицион кредитлау буенча уртак программасы 25 августта эшләтеп җибәрелде һәм җитештерү предприятиеләре, шулай ук авыл хуҗалыгы, транспорт белән ташу һәм саклау өлкәсендәге компанияләр өчен эшли.
Әлеге программа буенча инвестиция максатларына 50 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр кредитларны эшкуарлар 18 банкта ала ала, аларның исемлеге ТР Икътисад министрлыгы сайтында бастырылган. Ташламалы ставкалар буенча кредитлар өч елга кадәр срок белән бирелә. Килешүләрне структуралаштыруда ярдәм итү өчен, РФ.КУЭның Цифрлы платформасында махсус мәгълүмат сервисы эшли.
Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы башланып киткәннән бирле Республикада 5,3 млрд сумнан артык суммага 52 гариза тапшырылган. Биш гариза буенча барлыгы 570 млн сум бирелгән.
Ташламалы кредитлар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын кысаларында гамәлгә ашырыла.