Россия Икътисади үсеш министрлыгы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия Дәүләт Советы комиссияләре катнашында төбәкләрдә АСИ ның «Смартека»платформасында урнаштырылган 82 тәҗрибәне, шул исәптән Татарстан Республикасының 2 тәҗрибәсен төбәкләрдә массакүләм тиражлауга тәкъдим иттеләр. Алга таба бу карарларның бер өлеше, өстәмә рәвештә җентекләп өйрәнелгәннән соң, дәүләт программаларына һәм милли проектларга кертелергә мөмкин. Россия Президенты 2021 елның декабрендә Агентлыкның күзәтү советында тиешлейөкләмә бирде.
Исемлеккә «Муниципаль хезмәтләр белән идарә итү» онлайн-форматында муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен цифрлы мәгълүмат системасын булдыру буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе керде. Тәҗрибә муниципаль хезмәтләрнең теләсә кайсы төрен алуга гариза бирү, хезмәт күрсәтү вакытларын кыскарту һәм процессларның үтә күренмәлелеген арттыру өчен бердәм цифрлы канал булдыруга юнәлдерелгән. Тәҗрибәне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә 2021 елда 32 мең уникаль кулланучыдан муниципаль хезмәтләргә 126 мең гариза кабул ителгән, кайбер хезмәтләр, шул исәптән җир кишәрлеге бирүне килештерү һәм җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү буенча вакыты кыскартылган.
Татарстанның тагын бер тәҗрибәсе – тиз төзелә торган велосипед инфраструктурасын булдыру буенча җитәкчелек. Тәҗрибә шәһәрләрдә һәм торак пунктларда велосипед маршрутлары ясау өчен инфраструктура формалаштыруны тәэмин итә. Җитәкчелекне кертү нәтиҗәсендә велосипедчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 11 % ка кимеде, велосипед инфраструктурасын булдыру 80 % ка кимеде.
«Тәҗрибәләр яшәү өчен уңайлы шәһәр мохите булдыруга, шәһәр транспорт системаларын модернизацияләүгә һәм циффрлаштыруга, агросәнәгать комплексын һәм мәгарифтә инновацион алымнарны үстерүгә, дәүләт идарәсе системасын оптимальләштерүгә, шулай ук балалар һәм пенсионерлар булган гаиләләргә ярдәм итүгә, сәламәтлекнең торышын мониторинглауга һәм авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән. РФ субъектлары башлыкларының бурычы – әлеге исемлектән үз төбәкләрендә гамәлгә кертү өчен туры килә торган тәҗрибәләрне сайлау. Сайлап алу һәм тарату механизмы даими нигездә гамәлгә ашырылачак», – дип билгеләп үтте Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков.
Стратегик инициативалар агентлыгының «Смартека» платформасы 2019 елдан бирле төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәсен туплый, шулай ук платформада тәҗрибәләрне тарау буенча инфраструктура булдырылган. Тормышка ашырылган проектларның авторлары исбатланган нәтиҗәлелек белән платформада тәҗрибәне тутыра һәм экспертлар бәяләвен көтә ала. Шуннан соң тәҗрибәне таратырга мөмкин була: субъектлар вәкилләре аны «Смартека»да сайлап ала һәм проект авторын остаз итеп ала ала.
«Смартека» ярдәмендә 660 тан артык тәҗрибәне уңышлы гамәлгә кертү төгәлләнде инде. Хәзер безнең бурыч – федераль структуралардагы хезмәттәшләребез белән берлектә вәзгыятьне анализлау һәм төбәк командаларына үзләре өчен иң яхшы социаль-икътисади нәтиҗәле тәҗрибәне табарга булышу. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы формалаштырган һәм яки 82 иң яхшы тәҗрибәдән торган исемлек – илебез халкының тормышын яхшырту буенча зур эш өчен башлангыч юнәлеш», – дип билгеләп үтте Стратегик инициативалар агентлыгының операцион директоры Георгий Белозеров.
Сайлап алынган барлык тәҗрибәләр дә төбәкләрдә әһәмиятле социаль-икътисади нәтиҗә күрсәтте инде.
Россиянең 32 төбәгеннән тәкъдимнәр киләчәктә тарату өчен иң яхшы тәҗрибәләр исемлегенә кертелде. Алар арасында – Башкортстан, Татарстан Республикалары, Саха (Якутия), Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Мәскәү, Санкт-Петербург, Архангель, Белгород, Иркутск, Калуга, Кемерово, Ленинград, Мәскәү, Мурманск, Новгород, Новосибирск, Омск, Орлов, Рязань, Самара, Свердловск, Смоленск, Тверь, Тула, Төмән, Чиләбе, Ярославль өлкәләре, шулай ук Краснодар, Пермь, Приморье һәм Ставрополь крае.