Татарстанда ВЭБ.РФ акчасына заводларга инфраструктура төзергә планлаштыралар

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

ВЭБ.РФ га моношәһәрләрдән кергән беренче гаризаларның берсе – Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәреннән суыткыч туңдыргыч җайланмалар һәм су җылыткычлары җитештерү заводларына инфраструктура объектлары төзелешенә гариза. Инвестпроектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 9 млрд сумнан артып китәчәк.

Әйтик, шәһәрнең мәйданнан тыш челтәрләр, аерым алганда, ике заводка яңгыр канализациясе, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре төзүгә соравы бар. ВЭБ.РФ бу максатларга 65 млн сумнан артык акча бүлеп бирергә планлаштыра. Инфраструктура объектлары төзелешенең гомуми бәясе 160 млн сумнан артып китәчәк.

«ВЭБ.РФ Күзәтчелек советы моношәһәрләр өчен яңа ярдәм чараларын раслаганнан бирле без эшкуарлардан беренче гаризаларны бик көттек. Алар килә башладылар да инде. ВЭБ.РФ га мөмкин кадәр күбрәк инвестпроектлар керсен һәм финанслау алсын өчен, Без шул ук темпта һәм шундый ук нәтиҗә белән эшләүне дәвам итәбез,» – дип шәрехләде ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры  Ирина Макиева.

2025 елга кадәр инвестпроектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча предприятиеләрдә 1000 нән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Нәтиҗәдә, Чаллы моношәһәре КамАЗ йөк автомобильләренең туган җире генә түгел, ә югары технологияле көнкүреш техникасы – суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар һәм Россия базарында ихтыяҗ зур булган башка техника җитештерү үзәге дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International