Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры каршында Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры каршында Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисади мониторинг департаменты башлыгы Р.Д. Әмирханов үткәрде.

Комиссиядә сигез көнүзәк мәсьәлә буенча докладчыларны тыңладылар. Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге әйдәп баручы белгече, комиссия секретаре З.А. Вафина 2022 елның II кварталында «2015 – 2024 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасының үтәлеше турында, туганнары һәм свойственниклары турында белешмәләрне үз эченә алган яңартылган анкета мәгълүматларын җыю нәтиҗәләре турында, 2022 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Идарәсе тарафыннан әзерләнгән аналитик күзәтүне карау хакында хәбәр итте.

Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Э.И. Шәрәфиева массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат бастыруны гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында еллык хисапларны интернет-сайтларга урнаштыру турында мәгълүмат бирде:

- массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнар һәм юридик затлардан кергән мөрәҗәгатьләрдә булган вазыйфаи затлар эшчәнлегендә коррупция күренешләре турында мәгълүматка мониторинг үткәрү турында;

- коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында массакүләм мәгълүмат чараларына мәгълүмат җиткерү турында;

- законнар һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 04 апрелендәге 225 номерлы карары белән билгеләнгән таләпләр нигезендә Министрлыкның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлеген тулыландыруны оештыру турында.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе директоры А.Р. Салихов, «Татарстан Республикасы кече урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе Т.А. Гомәров«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОның иминлек хезмәте башлыгы Э.А. Гыйлаҗиев, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр Үзәге» нең гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары М.И. Прыгунова коррупциягә каршы көрәшне профилактикалау максатларында, шул исәптән 2022 елгы хисап чорында мәнфәгатьләр каршылыгы булу-булмауга сатып алу процедураларын үткәрүне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затларның эшчәнлеген анализлау өлешендә үткәрелгән чаралар турында хәбәр иттеләр.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International