Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Татарстан кече һәм урта бизнесны үстерү, республиканың өстенлекле территорияләре, инвестиция эшчәнлеге, дәүләт программаларын тормышка ашыру, шулай ук «Импортны алыштыру үзәге» мөмкинлекләре буенча тәҗрибә уртаклашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге «Байкалтур-2022» халыкара туристлык күргәзмәсендә коллектив стенд составында Татарстан экспортерларының катнашуын финанслаячак.
10 ноябрьдә Бөтендөнья Фән көне кысаларында Казан кооперация институтында «Системалы трансформация шартларында Россия икътисады тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты.
Бүген Россиядә Икътисадчы көне билгеләп үтелә. Республика икътисадчыларын рәсми бәйрәм белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов котлады.
РФ Хөкүмәте Сатып алулар системасын киләчәктә оптимальләштерү өчен чаралар комплексын раслады. Үзгәрешләр катнашучыларның кайбер эш төрләрен башкару өчен сатып алуларда тәҗрибәгә булган таләпләрен киңәйтә. Хөкүмәтнең тиешле карары хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары студентларга 2022 елның 5 – 8 сентябрендә Владивостокта узган VII Көнчыгыш икътисади форумы турында сөйләде.
Эшкуар йортында Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес компанияләре вәкилләре өчен белем бирү программасы башланып китте. Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнгән лекцияләр курсы төбәктә ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
81-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы 2022 елның 2 ноябрендә кабул ителде. Кертелгән үзгәрешләр гавами хакимият органнары, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация, аның бүлендек җәмгыятьләре, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм күрсәткәндә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен чикләүләрне йомшартуны күздә тота.
16-18 ноябрьдә Эшкуар йортында «Умник» конкурсының финалы узачак, аның кысаларында 73 финалист үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итәчәк. Төбәк жюри нәтиҗәләре буенча 20 җиңүче сайлап алыначак. Программа яшь галимнәргә ярдәм итүгә һәм фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә яшьләрнең массакүләм катнашуын стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
Бу атнада Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2023 елга дефлятор-коэффициентларны билгеләү турындагы боерыгы үз көченә керде. Бу коэффициентлар моннан алдагы елларда товарларга һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләренең үзгәрүен исәпкә ала һәм салым салуның аерым элементларын индексацияләү өчен билгеләнә.