10 – 11 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесының экспорт юнәлешле вәкилләре өчен укулар узачак. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен экспорт стандарты» һәм «Предприятие стратегиясендә экспорт» программалары Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнде һәм төбәктә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге базасында үткәрелә.
«Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында Татарстанда «Бизнес-проектлау» дип аталган практик тренинг тәмамланды. Ул берьюлы берничә шәһәрдә – Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Әлмәттә узды. Тренингта Татарстан мәктәпләренең 600 укучысы катнашты.
14 ноябрьдә «Минем бизнес» үзәгендә дәүләттән үзләренең инновацион проектларын гамәлгә ашыруга 1 млн сум күләмендә финанс ярдәме алган «Студентлар стартапы» программасы финалистлары өчен укулар башлана. Укулар яшь уйлап табучыларга стартапларга профессиональ бәя бирергә, шулай ук студент проектларын алга таба үстерү һәм уңышлы тормышка ашыру өчен тәкъдимнәр һәм практик күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк. Чара кече һәм урта бизнесның милли проекты кысаларында узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге экспортерлар өчен «Россия эксперт үзәге АҖ финанс хезмәтләре» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә видеоконференц элемтә режимында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр, кредит оешмалары вәкилләре катнашты.
Өлешчә мобилизацияләү шартларында республика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды (Фонд) бизнеска 2022 елның 21 сентябренә кадәр төзелгән гамәлдәге микрозаем килешүләре буенча кредит каникулы бирәчәк. Чара агымдагы шартларда бизнеска финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Икътисад үсеше министрлыгы тарафыннан эшләнгән концессионерлар өчен махсус икътисади зона ташламаларына гадиләштерелгән керү мөмкинлеген күздә тоткан закон Президент тарафыннан имзаланды һәм үз көченә керде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән экспорт юнәлешле эшкуарлар халыкара күргәзмәләрдә бушлай катнаша ала:
РФ Дәүләт хезмәтләре порталында Татарстан эшкуарларының профилактик визит турында фикер калдыру мөмкинлеге туды.
Эшкуарларга Россиядә 2022 ел азагына кадәр гамәлдә булган мораторий вакытында тикшерүләр һәм башка контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә карата бәхәсләшү җиңелләште.