Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге 25 гыйнварда эшкуарлар өчен «2023 елда Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләренә ярдәм итү чаралары» темасына бушлай вебинар уздырачак.
Вебинар кысаларында экспорт юнәлешле эшкуарларга ярдәм итү чаралары җентекләп яктыртылачак. Күрсәтелгән чараларның күбесе эшкуарлар өчен бушлай:
• халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру
• чит ил контрагентын эзләү
• экспорт контрактына ярдәм итү
• халыкара маркетплейсларда урнаштыру
• укыту
Хезмәтләрнең бер өлеше финанслашу шартларында тормышка ашырыла: икътисади-социаль тикшеренүләр үзәге халыкара сертификацияләү, маркетинг тикшеренүләре үткәрү, продукцияне экспортка китерү чыгымнарының 80 % ына кадәр финанслый.
Ярдәм күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.
Вебинар 2023 елның 25 гыйнварында 10.00 сәгатьтә узачак.
Вебинарда катнашу өчен, https://forms.gle/5bXXCNsFNf93bMbC8сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк.
Вебинарга тоташканда платформада «оешма исеме/катнашучының ФИА» форматында күрсәтергә кирәк.
Вебинарда катнашырга элемтәгә керү өчен: Яна Овсянникова: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.
Эшкуарлар экспортка чыгу турындагы сорауларын Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкиннәр: +7 (843) 524-90-90.