ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм агымдагы елда бизнеска ярдәм планнары турында сөйләячәк

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә, 26 гыйнварда, 09:30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Икътисад министрлыгы һәм бизнеска ярдәм итү институтлары катнашында «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2023 елга планнар» темасына матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

1. Шәмсиев Айрат – Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры 

2. Салихов Айдар – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Генераль директоры 

3. Мөхәммәтшин Рөстәм – Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры 

Докладчылар узган елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру йомгаклары белән уртаклашачак, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү проектына җентекләбрәк тукталачак, агымдагы елда гамәлгә кертү планлаштырылган бизнес өчен яңа чаралар һәм хезмәтләр турында сөйләячәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

ММЧ вәкилләреннән һәм барлык теләге булганнардан үз сорауларын WhatsApp мессенджерында +7(927) 037-91-10 номерына алдан җибәрүләрен сорыйбыз.

Теләүчеләр шулай ук онлайн-видеога аңлатмаларда сораулар бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International