ТР Икътисад министрлыгында икътисадны тотрыклы үстерү буенча эшче төркем утырышы узды

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр оешмалары вәкилләре катнашты. 

Өлешчә мобилизацияләнүгә бәйле федераль ярдәм чараларын мониторинглау дәвам итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 13 гыйнварындагы 15 номерлы карары белән мобилизацияләү буенча чакырылган бизнес вәкилләре хәрби хезмәт вакытында мәҗбүри статистик хисап бирү кирәклегеннән азат ителә. Бу эшкуарларга хисап бирмәгән өчен штраф түләүдән котылырга мөмкинлек бирәчәк.

Эшче төркем утырышы кысаларында «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы күрсәткечләре нигезендә Татарстан Республикасы инвестицион климатының торышын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» 2022 елның 30 декабрендәге 1459 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шулай ук инженерлык челтәрләренә тоташу буенча килештерү вакытын кыскарту һәм контроль объектлары турында мәгълүматларны Федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге), төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль төрләренең бердәм реестрының категорияләнгән объектлар реестрына кертү мисалында муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International