ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге 2023 елның 24 гыйнварында бизнес-идеяләр тудыру буенча бушлай укулар үткәрәчәк.
Спикер Нина Миронова – «Минем бизнес» үзәгенең бизнес-тренеры – башка эшкуарларның тәҗрибәләре турында сөйләячәк, бизнес башлау вакытын кыскартачак һәм нәтиҗәгә тизрәк килергә ярдәм итәчәк файдалы инструментлар һәм башка карарлар белән уртаклашачак.
«Тренингта катнашучыларга без башлап җибәрү өчен иң кулай һәм тормышка ашырырлык бизнес-идеяне сайларга булышабыз, чөнки проектның алдагы перспективалары шуңа бәйле, шулай ук тренингта катнашучыларга потенциаль уңышлы проектны билгеләү һәм аны тормышка ашыру мөмкинлегенә дөрес бәяләү өчен практик инструментлар бирелә», – дип уртаклашты тренинг спикеры Нина Миронова.
Эшлекле уку 24 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Казан ш., Петербург ур., 28, 3 кат адресы буенча урнашкан Эшкуар йортында узачак. Тренингка https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/2297209/ сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.
«Минем бизнес» үзәгенең барлык тренинглары һәм мастер-класслары бушлай һәм эшкуарларга, үзмәшгульләргә, үз бизнесларын ачарга планлаштырган затларга туры килә.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елда «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 50 белем бирү чарасы узды, аларда 15 меңнән артык кеше катнашты.
Бизнеска һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча программалар турында «Минем бизнес» үзәге телефоны +7 (843) 524-90-90 аша консультация алырга мөмкин.