Татарстанда көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү планы формалаштырылды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 2023 елда Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.

План түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:

  • көндәшлекне үстерү һәм яклау;
  • товар базарларының нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудыру;
  • көндәшлекне үстерү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру;
  • монополиягә каршы законнарны үтәү;
  • төбәк территориясендә республика субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын кертүгә ярдәм итү. 

ТР Икътисад министрлыгы, көндәшлекне үстерү буенча вәкаләтле орган буларак, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадта көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра.

Шулай ук республиканың товарлар, эшләр һәм хезмәт базарларында көндәшлекне үстерү өчен, Татарстан Республикасы Президенты каршында төбәктә көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартының нигезләмәләренә туры килә торган Комиссия оештырылды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиянең 2022 елның 22 ноябрендәге карары белән Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү өчен товар базарлары исемлеге һәм яңа редакциядә 2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча чаралар планы («юл картасы») расланды. Әлеге үзгәрешләр Р.Н.Миңнехановның 2022 елның 31 декабрендәге 417  номерлы күрсәтмәсе нигезендә документларга кертелде.

2022 ел дәвамында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе белән берлектә базарларда көндәшлекне үстерүнең көнүзәк проблемаларын ачыклау, шулай ук Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Юл картасын үтәү өчен атна саен эшче төркемн утырышлары үткәрде.

Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерү буенча мәгълүмат белән Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Көндәшлекне үстерү» бүлегендә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International