Эшкуарларга иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерүне озайттылар

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин күп кенә оешмалар өчен иминият кертемнәрен түләүне кичектереп торуны озайта торган карарны имзалады. Әгәр элек 2022 елның II кварталы өчен түләүләрне 2023 елның апрель ахырына кадәр кертергә кирәк булса, хәзер исә бу срок 2024 елның 28 маена кадәр озайтылды.

Иминият кертемнәре буенча түләүләрне кичектерүдән 70 тән артык төр, шул исәптән сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, туристлык, спорт һәм күңел ачулар өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган, азык-төлек продуктлары, кием-салым, җиһаз, текстиль эшләнмәләре җитештерү, нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләр файдалана алачак.

Кичектерүнең гамәлдә булуы шулай ук бу тармакларда эшләүче шәхси эшкуарлар өчен озайтыла. Сүз 2021 елда 300 мең сумнан артып киткән керем суммасыннан исәпләнгән иминият кертемнәре турында бара. Алар өчен иминият кертемнәрен түләүнең чик вакыты 2024 елның 1 маенда булачак.

2022 елның III кварталы өчен иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү 30 дан артык төр эшчәнлек, шул исәптән дарулар җитештерү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган оешмалар өчен каралган. Аларга шулай ук 2024 елның 28 маена кадәр тиешле түләүләрне кертергә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез: узган язда РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 2022 елның II һәм III кварталларына күп кенә компанияләр өчен иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү кертелгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International