Узган ел Республика маркетинг үзәге (РМҮ) ресурсларында якынча 4,4 мең Республика кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тәэминатчылары 193 млрд сумнан артык табыш алган.
РМҮ ресурсларында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тәэминатчыларының кереме узган ел 2021 ел күрсәткеченнән 68 млрд сумга артып киткән. Маркетинг үзәгендә табыш күләме буенча абсолют лидерлар – Казан, Саба, Актаныш һәм Апас районнары эшкуарлары. Шулай ук Балтач, Тукай, Теләче, Алексеевск һәм Лаеш муниципаль районнары белән тәэминатчыларының нәтиҗәләре югары.
Исегезгә төшерәбез, Республика маркетинг үзәге ТР Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан 2019 елда Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә җирле тәэминатчыларны республика электрон сәүдә мәйданчыкларына җәлеп итү өчен оештырылды. РМҮ көндәшлек мохитен үстерү, үзләштерелмәгән инвестиция урыннарын билгеләү һәм эчке ихтыяҗны стимуллаштыру коралы булып тора.
2022 елның мартында РМҮ базасында «Импортны алыштыру үзәге» эшли башлады. Аның механизмы илдә җитештерелә торган импортны алмаштыра торган продукция турында мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырырга, эшчәнлеге чит ил комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле булган заказчыларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, бу ресурста җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен кирәкле продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәр бар. «Импортны алмаштыру үзәге» ресурсы Республика маркетинг үзәге сайтында ирекле файдалануда: http://rmcrt.ru/index.html (теркәлергә кирәк).
Шулай ук ТР Дәүләт заказы агентлыгы «кайнар линия» телефоны аша тәүлек буе эшкуарларга Төбәк маркетинг үзәге ресурсларында эшләү мәсьәләләре буенча һәрьяклы ярдәм күрсәтә: 8 800-700-98-73.